Әни янына барып кайттым әле
Киткән көне бүген.Сагындым.
Басып тордым озак.Һәр мизгелен
Искә алып бергә чагымның.
Яшел чирәм генә каплап алган
Бер чүп үлән анда курмәссең.
Күңеле чиста кешеләрнең шулай
Кабере дә чиста ,күрәсең.
Әйткән идең,әни,рәшәткәнең
Куярсыз,дип,бары агачын.
Кичер,әни,ул бит озак тормас
Ясап торып булмас яңасын.
Укый-укый карап , озак йөрдем
Алмагачлар чәчәк атканнар.
Тигез гомер иткән күпме парлар
Янәшәдә урын тапканнар.
Бәхет эзләп еракларга киткән
Авылдашларым да кайтканнар.
Чит җирләрдә түгел,үз урынын
Туган туфрагында тапканнар.
Бигрәкләр дә матур каберләр бар
Мәрмәр таштан ,горур рәсемле.
Кайберләрен инде белеп булмый
Кар,яңгырлар җуйган исемне.
Озак яшәп киткән генә түгел,
Япь-яшь кызлар,күпме егетләр.
Гаилә дә кайсы коралмаган
Өзелгән шул күпме өметләр.
Бик кызганыч.Бу мәңгелек йортка
Һичкемнең дә килми барасы.
Тик туфрактан гына яралган шул
Туфрак була адәм баласы.
Моннан китеп булмый.Бары монда
Төгәлләнә гомер юллары.
Бу капкадан үтеп кергәннәргә
Хәер дога кирәк ни бары.
Динә Камалетдинова